Һәр бала үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ни белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш.
Шушы максат белән, 14 нчы март көнне, Балалар иҗат үзәгендәге “Паутинка” түгәрәгенә йөрүче балалар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. җитәкчелегендә, Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадылар. Балалар музейда сакланып калган кул эшләре, халык киемнәре, эш кораллары белән таныштылар. Музей җитәкчесе Халилова З.Р. үз чыгышында хәзерге тормышның кадерен белү, өлкәннәрне хөрмәт итү, үткән тарихны белеп, аны саклау, үзеннән соң буынга да тапшырып калдыру турында мәгълүмат бирде.