«Укытучыларда белем бирү процессында уңай эмоцияләр формалаштыру өчен шартлар тудыру»

2023 елның 17 марты, җомга

 15 март көнне Балалар иҗат үзәге коллективы, «Укытучыларда белем бирү процессында уңай эмоцияләр формалаштыру өчен шартлар тудыру» дип исемләнгән методик атналык кысаларында, тәҗрибә уртаклашу максатыннан,  Иске Җөри авылы модель китапханәсендә булып кайттылар. Хәзерге заман технологияләрен кулланып ясалган әлеге китапханә һәр кешене үзенә җәлеп итеп тора. Безнең максат әлеге яңа технологияләр белән , яңа чыккан әдәби китаплар беләнтанышу, алда көтелгән язгы канул вакытына кружок балалары белән экскурсия вакытларын билгеләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International