2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы.

2023 елның 17 марты, җомга

Укытучы...  Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия. Чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.

   14 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе әгъзасы, 2 китап, 4 повесть авторы, танылган якташыбыз, мөгаллимә, дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган Нурания апа Гыйльметдинова белән очрашу кичәсе узды. Кичә башында Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  Нурания Хабибрахман кызының тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштырып узды.

Әдәби кичәгә Нурания апаның каләмдәш дуслары, китапханәчеләр, укытучылар, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелды. Очрашу барышында автор үзенең яңа язган әсәрләре белән таныштырды. Аның иҗатын яратучылар Фидәил Габделәхәт улы көрәшчеләргә багышланган  “Исеме өстә калсын” әсәре буенча, Талия апа Сәгыйть кызы “Хакыйкать кыл уртада” повесте буенча үзләренең тирән эчтәлекле фикерләрен җиткерделәр. Китапханәчеләребез Раилә Фәсхиева, Наилә Садыйкова авторның яңа әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

 Әдәбият сөючеләребез Нурания апа Гыйльметдинованың әсәрләре яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклап, аңа алга таба да изге теләкләрен җиткереп, иҗат уңышлары теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International