Семинар-киңәшмә узды.

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

     21 март көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Балаларны туган телгә өйрәтүдә балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамлылыгы» дигән темага семинар-киңәшмә узды.

     Семинарда сүз балалар бакчаларында белем бирүнен сыйфатын, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру турында барды. Семинарда Теләченең 2  нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр, мастер-класс, язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәме “Хуш киләсең Нәүрүз!”, театральләштерелгән музыкаль тамаша  күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International