Биредә Теләче урта мәктәбенең 2010-2011 елгы 16 укучыдан торган, физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улы җитәкчелегендә, “Юность» командасы катнашты. Егет-кызлар барлыгы алты төр спорт уеннарында көч сынашты. “Баскетбол”, Җиңел атлетика”, “Тэг-регби”, “Спорт ориентирлашуы”, “Шахмат”, “Брейн-ринг”. Бу төр спорт ярышларын команда зур көч һәм ныклы әзерлек белән үтеп чыга алды. Республиканың иң көчле 14 командасы арасында Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 3 урынны алып грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде! Җиңүче командаларны кичә, 17 март көнне Алабуга шәһәрендә бүләкләделәр. Котлыйбыз! Укучыларга һәм аларны ярышларга әзерләгән Рафил Рефатовичка киләчәк спорт ярышларында да уңышлар телибез!