Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, “Карга боткасы”.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр.  Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә быел да, 18март көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы” уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Казанда ботка пеште. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International