Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов ачып җибәрде, авылдашларны, килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм Казан шәһәреннән кайткан бертөркем артистлар, җирлек үзешчәннәренең җыр-моңнары, дәртле биюләре, кызыклы уеннар белән дәвам итте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә үз көчләрен сынашты. Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самавырда кайнаган чәй, кайнар плов һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.