19 март көнне авыл клубында балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында хәйрия концерты булып үтте.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Концертны тәрбияче Г.Х.Мингазова һәм әти-әниләр оештырды. Биюләрне Шаипова Р. куйды. Нәкъ әниләр җырлаганча , һәр әти-әни бала дип яши. Шуңа күрә балаларга балалар бакчасында бөтен уңай шартларны тудырырга тырышалар. Бу концерт та шул максаттан оештырылды. Концертта балалар бергә җырладылар, биеделәр, ә өлкәннәр берсеннән –берсе тматур җырларын, биюләрен, төрле кызыклы скетчларын бүләк иттеләр. Концертка мобилизациядәге 3 егетнең әниләре дә чакырылган иде. Аларга һәм мобилизациядәге солдат кызына истәлек бүләге тапшырылды. Килгән халыкка әти-әниләрнең чыгышлары бик ошады. Һәр номер көчле алкышларга күмелде. Мондый концертлар дәвамлы булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International