Бүген Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә ата-аналар өчен ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләрдән соң, өченче чирек йомгаклары буенча ата- аналар җыелышы булып үтте. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Люция Заһитовна укучыларның өлгереше, укытуның сыйфаты, 9-11 сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Әминовна “Компьютер һәм интернет куркынычсызлыгы” дигән темага чыгыш ясады, формаль булмаган куркыныч берләшмәләр турында мәгълүмат бирде. Әти-әниләргә балаларның интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга кирәклеген аңлатты. Хәзерге заманда интернет челтәре бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем генә бирми, зур куркыныч та тудыра бит.