Фестиваль-конкурс вокаль-хор сәнгатен үстерү, иҗади коллективларны һәм сәләтле балаларны ачыклау, шулай ук укучыларның рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиясен көчәйтү максатларында уза. Конкурс программасында безнең Үзәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1-10 сыйныфларның вокаль коллективлары катнашты. Сәхнәдә заманча хәрби җырлар да, совет чорының хәрби композицияләре дә яңгырады.
Жюри коллективларны берничә критерий буенча бәяли: тышкы кыяфәт, җыр башкару сыйфаты, үз-үзеңне тоту культурасы. Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре рус һәм татар телләрендә патриотик җырлар башкардылар һәм җиңүчеләр булдылар. Яшь артистларыбызны һәм аларның тәрбиячесе Наилә Шәйдуллинаны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!