Халкыбыз элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Балаларны патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе дә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Тынгысыз заман геройлары” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Әңгәмә барышында сүз махсус хәрби операциядә Россия солдатларының батырлыгы, ныклыгы турында, Россия Кораллы Көчләренең махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган О.Кириллов һәм Д. Дормидонтов һәм хәзерге вакытта әлеге чарада катнашучы авылдашларыбыз турында барды. Ватаныбыз алдындагы бурычын үтәгән якташларыбызны онытырга ярамый!