Нәүрүз милли бәйрәме уздырылды.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, яшь буында милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны уяту максатыннан, 18 март көнне мәктәп һәм Әбде мәдәният йорты директоры Абдуллина Ф.Т. белән берлектә Нәүрүз милли бәйрәме уздырылды. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, «Нәүрүз»нең тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме булуын белделәр. Бәйрәмгә язның беренче хәбәрчесе кара карга һәм бәйрәм хуҗасы Нәүрүз килгән иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Шуннан соң Нәүрүз барысын да кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады. Чара һәркемгә  күтәренке кәеф бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International