21 – 22 март - язның көн белән төн тигезләшкән вакыты – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. 19 март көнне Айдар авылында  районкүләмендә авыл җирлеге, китапханә, авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.

 Бәйрәм чарасы җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай  бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Төрле авылларның мәдәният йортлары каршында эшләп килүче вокаль ансамбльләр, авыл  һәм район үзешчәннәре  бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйланды. Бу чара катнашучыларда бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International