Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.Халык традицияларын дәвам итеп, әлеге бәйрәм Баландыш төп мәктәбендә зур оешканлык белән үтеп китте. Укучылар яз турында җырлар җырлады , шигырьләр сөйләде, нәүрүз әйттеләр. Бәйрәм урамда төрле ярышлар белән дәвам итте. Соңыннан нәүрәз коймагы белән сыйландылар. Әлеге мизгелләр һәр баланың күңеленә хуш килер, онытылмас хатирәләр булып уелып калыр дип ышанасы килә.