«Безнең тирәдәге экология” республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Шәтке урта мәктәбе базасында «Безнең тирәдәге экология” республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды . Әлеге чарада  Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашып кайтты. 6 нчы сыйныф укучысы Заббарова Фәридә “ Суны тоту һәм экономияләүдә математик исәпләүләр” дигән темага проект эшен яклап катнашты. .(Җитәкчесе – Тимербаева Ф.Р.). Ә 8 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл               “ Мендәр ясауның экологик нигезләре “ темасы буенча уңышлы чыгыш ясап , икесе дә  III нче дәрәҗәдәге дипломга  лаек булдылар .(Җитәкчесе – Шакирова А.З.).Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International