Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Югары Кибәхуҗа авылы мәктәбендә, укучылар белән Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәм күмәк уеннар, матур җырлар, шигырьләр, котлау сүзләре белән үрелеп барды.