Бу бәйрәмнең максаты – халыкны шигърият белән таныштыру, яшь талантларга үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирү. Бу көнне сәләтле авторларга премия бүләкләре тапшырыла, шигырь кичәләре, китап презентацияләре үткәрелә. Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә дә тематик чара, шигырь укырга һәм тыңларга яратучылар өчен «И вновь душа поэзией полна» конкурсы оешты.