21 мартта Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Ач, шигърият, серләреңне!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага авылыбызның каләм тибрәтүчеләре һәм шигърият сөюче китап укучыларыбыз килде. Әдәби кичәдә Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, К.Булатова һ.б. танылган яраткан язучыларыбызның шигырьләре яңгырады. Р.Гобәйдуллина, Г.Галимова, К.Хабибуллина исә үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар. Китапханәче катнашучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырып, иҗади конкурслар тәкъдим итте. Килгән кунаклар бик җанлы әңгәмә алып бардылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр,иҗатлары турында сөйләделәр.Чара ахырында китапханәче катнашучыларга иҗади уңышлар теләп,рәхмәт сүзләре җиткерде.