Нәүрүз – кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Бу бәйрәм һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла. Бәйрәмдә элек-электән килгән гореф-гадәтләр искә алына, шулай ук җыр-биюләр, төрле уен-көлкеләр белән уза.
Бүген “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Фахриева Әлфинәләр бәйрәм итү уңаеннан балалар өчен чара уздырдылар. Алар оештырган чүлмәк вату, күз бәйләш һәм башка уеннарны балалар бик теләп башкардылар.