“Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция

2023 елның 28 марты, сишәмбе

21 март көнне Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды.

Мәктәбебез республикада экологик-географик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып тора. Шуның өчен дә бу конференция, КФУ, Рус география берелегенең региональ бүлеге белән берлектә, ел саен үткәрелеп килә. Быел әлеге конференция укучылар белән  дүртенче тапкыр уза.

Конференциянен географиясе елдан-ел киңәя һәм катнашучылар саны да арта. Алдагы елларны эш биш секциядә уза торган булса, быел, катнашучылар күп булу сәбәпле, 6 секция эшләде. Анда Казан шәһәре, Теләче, Саба, Мамадыш, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Ютазы районнарыннан  72 укучы катнашты. 

Конференция пленар өлеш белән башланып китте. Анда Юннат отряды агитацион юнәлештә әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады. Аларның чыгышлары табигатькә, аны саклауга юнәлтелгән иде.

Конференциядә Казаннан, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсеннән, район Башкарма комитетыннан,  Мәгариф бүлегеннән килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар: д.п.н., КФУ профессор -Гайсин И.Т., Теләче муниципаль районы башлыгы Аппараты житәкчесе – Мөбинов И.В., Мәгариф бүлеге җитәкчесе - Карпова Н.В., Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсе башлыгы -  Касимов Л.А. – начальник Северного ТУ Министерство экологии и природных ресурсов, КФУ цлкщн укытучысы - Валиев М.Р., Казан шәһәренең 80нче номерлы мәктәбе директоры -  Мансуров Роберт Мияссарович , ТР биоресурслар Дәүләт комитеты Ашыт  табигать заказнигы специалисты –Ахметзянов Р.З , Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсенең III разрядлы инспекторы - Фарухова Лейсан  Мугътасимовна, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры - Набиуллин Д.Х. катнашты. Шулай ук укучыларның эшен бәяләргә район Мәгариф бүлегеннән методистлар Якупова Л.Н., Сахабиева Г.М., Шөгаепова Г.М., Балалар иҗат үзәге директоры – Махмутова З.Ш. килде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International