Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга.

2023 елның 28 марты, сишәмбе

23 мартта Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Шәтке авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.

  Китапханәче балаларны «Китап шәһәре» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды, анда урамнар урынына китап киштәләре арасы, катлар урынына китап киштәләре,  йортлар - китап томнары. Һәр йортның үз исеме бар. Сәяхәт барышында яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белделәр, алар өчен яңа сүзләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ.б. Шулай ук алар кирәкле китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Укучылар  төрле балалар журналларын  һәм китапларны зур кызыксыну белән карадыдар, китаплар алып укырга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International