Урман - табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә. 22 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында китаплар» дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды. Чарада катнашучылар гаҗәеп табигать күренешләре белән таныштылар, хикәяләр турында фикер алыштылар. Китапханәче китап укучылар өчен табигать турында китаплар тәкъдим ителгән “Могҗизалар белән тулы урман” исемле китап күргәзмә әзерләде, әлеге тема буенча шигырьләр һәм хикәяләр кычкырып укылды, кроссвордлар чишелде.