“Сыерчык оялары “ акциясе

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Баландыш төп мәктәбендә “Һәр кошка сыерчык оясы һәм җимлек ” акциясе тәмамланды. Акциянең максаты : укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бу эштә мәктәп укучылары әтиләре белән берлектә катнаштылар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары  активлык күрсәтте. Кош оялары, җимлекләр  төрле формада , төрле зурлыкта килеп чыкты. Иң мөһиме : сыерчыклар  һәм башка кошлар өчен уңайлы булуы шарт булып торды.Яз көне кошларга оялар куеп аларны каршылау – борынгы халык традициясе. Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә безне, туган авылыбыз халкын, үз җырлары белән сөендерә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International