Безнең Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ай дәвамында «Макулатура җыеп – агачны коткар! " экологик акциясе кысаларында макулатура тапшырдылар. Безнең балалар бакчасында әлеге чара даими рәвештә үткәрелә. Быелгы ел-искәрмә түгел. Малайлар һәм кызлар икенчел чималны эшкәрткәндә экологиянең яхшыруын бик яхшы белә. Балаларга тәрбиячеләр кәгазь эшләнмәләр барлык каты көнкүреш калдыкларының өчтән бер өлешен алып торуы турында сөйләделәр. Шулай ук кирәкмәгән кәгазь калдыкларын тапшырып бик күп агачларны коткарып калып булуын аңлаттылар. Безнең җәмгыятьнең компьютерлаштырылуына карамастан, күпчелек оешмалар кәгазьләрне эштә бик киң куллана, халык аз булса да, газета-журналлар укый. Макулатура җыюга балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, педагоглар да кушылды.Әлеге эш нәтиҗәсендә 535 килограммнан артык макулатура җыелган, бу исә 8 агачны кисүдән коткарыган булып чыга!