2023 елның 27 мартында Теләче районында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИны тапшыру көне», акциядә 25 ата-ана катнашты. БДИ тапшыру пункты эше МББУ-Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. 2023 елгы акциянең предметы булып рус теле тора, ул барлык укучылар өчен мәҗбүри.
БДИда катнашучыларга ата-аналар өчен җиде биремне кыскача җавап белән үтәргә һәм бирелгән текст буенча мини-сочинение язарга тәкъдим ителде. Акциянең максаты - ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагыйдәләре, процедурасы, биремнәре белән танышу һәм балаларына имтиханнар алдыннан мораль яктан булышу. Акциядә: мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, районыбыз урта мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм Теләче информ вәкилләре катнашты.
Әлеге акция балаларны чыгарылыш имтиханнарында көткән имтиханга максималь рәвештә охшаш итеп үткәрелә. Шуңа күрә әти-әниләре белән очрашуда аларга барлык имтихан процедурасын үтәргә тәкъдим итәләр: имтихан уздыру пунктында теркәлергә, шәхси әйберләрен һәм телефоннарын тапшырырга, инструктаж үтәргә, пунктка металл рамка аша керергә. Алар пунктта контроль ничек башкарылуын, нинди куркынычсызлык чаралары үтәлүен, имтихан эшләренең нинди юл белән баруын күрделәр. Ата-аналарны аудиториядә урнаштырылган видеокүзәтү дә борчымый.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп имтиханнары белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча Теләче районы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре кайнар линия телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала: 8(843)602-12-67; 8(843) 602-14-62.