21 март - Бөтендөнья шигърият көне.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Ул 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә оештырыла. Шигърият, мөгаен, кешелекнең гениаль казанышларының берседер. Үз хисләрен шигъри формада белдерә, рифмада үзенең дөньяга карашын чагылдыра, киләчәк турында хыяллана һәм үткәнне искә төшерә, бер үк вакытта миллионнарга мөрәҗәгать итә һәм шул ук вакытта үзе белән генә кала, моңа бары тик шигърият кенә сәләтле, кеше иҗат иткән сәнгатьләрнең иң бөеге. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе якташ язучыбыз Дамира Миннебаеваның шигырьләрен “Сүрелмәсен һәм сүнмәсен шигырь утыгыз, әйбәт буласыгыз килсә шигырь укыгыз!” исеме астында кычкырып укулар оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International