әдәният кешелек дөньясын чагылдыра һәм тарихны, йолаларны, белемне, гореф-гадәтләрне, телне һәм сәнгатьне үз эченә ала

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Мәдәният - ул кеше хезмәте аша барлыкка килгән бар нәрсә: техник уңайлыклар һәм рухи кыйммәтләр, фәнни ачышлар, хокукый һәм этик формалар, сәнгать әсәрләре һ. б.

    23 мартта «Пушкин картасы» кысаларында Үзәк авылы китапханәсендә барлык теләүчеләр өчен "Культуроградка сәяхәт" дигән исем астында танып белү уен программасы узды. Балалар сәяхәткә чыктылар, анда «Тарихи Казан», «Дөньяның әкият урыннары», «Аралашу этикеты һәм культурасы» һәм башка станцияләрдә тукталышлар ясадылар. Биредә гаиләдә үз-үзләрен тоту культурасы турында сөйләштеләр, әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап биреп, логик табышмакларны чиштеләр, курчак театры өчен курчаклар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Чара презентацияләр һәм фильмнар карау белән үрелеп барды. Ул балаларда туган якны өйрәнү буенча белемнәрне һәм үзләре өчен яңа һәм кызыклы мәгълүматны алырга, белемнәрне кызыклы формада тикшерергә мөмкинлек бирә. Мондый программа патриотизм тәрбияләүгә һәм үз халкының һәм дөнья халыкларының традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International