Иске Җөри авылы модель китапханәсенә Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.
Китапханәчеләр балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, аның заллары, китап фонды белән таныштырдылар. Китапханәнең уку залында балалар кызыклы китаплар һәм энциклопедияләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып булуын белделәр. Бигрәк тә балаларга “Интерактив идән”, “Интерактив глобус”, “Электрон китап” ошады. Экскурсия укучыларда бик күп якты хисләр калдырды һәм алар каникулда китапханәгә әти-әниләре белән кабат килүләре хакында әйттеләр.