Рамазан - ул ай буе баручы изге бәйрәм.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Һәр мөселман  бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакълану ае. Шушы санаулы көннәрне мөселманнар изгелектә үткәрергә ашыгалар, динебез  кушканнарын үтәп, изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга һәм мескеннәргә ярдәм итәләр. Рамазан аенда ураза тоту  һәр мөселман өстендә булган бурыч.  Рамазан аенда ифтар ашлары күп үткәрелә. 24 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәчетендә  дә авыл җирлеге башлыгы  Вәлиуллин Миннәхмәт Габдулла улы ярдәме белән  ифтар ашы уздырылды. Бу изге эштә мәдәният хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International