Шул уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Театр- яктылыкка илтә» дип исемләнгән балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән чара оештырылды. Балалар рәхәтләнеп театральләштерелгән уеннар уйнадылар, яраткан әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Артист булу һәркемгә ошады!