Ул безнең барыбызга да планетабыздагы күп кенә экологик проблемаларны хәл итү өчен белем, омтылыш һәм мөмкинлекләр барлыгын искә төшерергә тиеш. Без чиста инешләрне, елгаларны һәм күлләрне күрергә, чиста, беркем дә чүпләмәгән урман буйлап йөрергә, хайваннарны телевизордан гына түгел, ә урманнарда һәм зоопаркларда күрергә телибез. Ләкин көнкүреш чүп-чарлары, пластик шешәләр һәм металл савытлар безнең табигатебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде.
19 март көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Живи Земля» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу көнне китапханәдә «Китап аша табигать дөньясына» китап күргәзмәсе оештырылды, анда тематик әдәбият тәкъдим ителә. Чара башында балаларга бәйрәм тарихы, Җир көне тарихы, бәйрәм символлары – эмблема, флаг һәм планета халкын әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерүче тынычлык кыңгыравы турында сөйләделәр. Балалар дөньяның экологик торышы турында белделәр, Кызыл китап белән таныштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, Җир турында шигырьләр укыдылар, туган табигать почмакларының матурлыгы, тирә-юньдәгеләргә сакчыл мөнәсәбәт турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.