«Минем күңелемдә шигырь яши»

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Шул уңайдан  19 март көнне  Ачы авылы  мәдәният йортында «Минем күңелемдә шигырь  яши» дип исемләнгән  шигъри сәгате узды. Мәдәният хезмәткәрләре  Тихонова Вера һәм  Солтанова Лилия балаларны шигъриятнең матур дөньясына алып керделәр. Чарада катнашучылар  А.С. Пушкинның «Руслан и Людмила» поэмасыннан танылган юлларны, ә соңыннан үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Балар аеруча А. Барто, С. Михалков К. Чуковский, С.Есенин, М. Лермонтов, Н. Некрасов  шигырьләренә игътибар бирделәр. Китапханәче тәкъдим иткән «Отгадай-ка» әдәби уенында  балалар танылган балалар әсәрләре авторларын искә төшерделәр, шагыйрь портретларын  танып белделәр, башланган дүртъюллык шигырьләрне сөйләп бетерделәр.

Әлеге чарага китапханәдә тематик күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә  А. А. Блок, И. А. Бунин, С.А. Есенин, Л. Рубальская һәм башка күп кенә шагыйрьләрнең лирикасы тәкъдим ителде. Шигърият җәмгыятьне үзгәртүнең көчле чарасы булып тора, чөнки ул кешеләргә яхшылык, гаделлек һәм мәхәббәт идеалларын йөртә. Шигърият ниндидер эмоциональ халәт уятырга, шатлык белән тутырырга яки кайгыга батырырга сәләтле. Бу тәҗрибәләр безгә, һичшиксез, кирәк, һәм шигърият аларны кичерергә мөмкинлек бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International