Халыкара театр көне

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бу искиткеч бәйрәм алдыннан китапханәдә “Бөтен дөнья - театр!” дигән исем астында китап күргәзмәсе ачылды. Биредә театр сәнгате жанрлары: курчак театры, драма, балет, опера  турында эчтәлекле китаплар урнаштырылды. Күргәзмәдәге китаплар театр сәнгатенең һәр төренең үзенчәлекләрен ачып бирә һәм театрның иң күренекле вәкилләре турында сөйли. Көн дәвамында күргәзмә янында сәнгать турында сөйләшүләр булды. Укучылар  курчак театры атрибутлары белән аеруча кызыксынды, яраткан персонаж рольләрен башкарып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International