Максабаш авыл китапханәсендә «Батулла әкиятләре» дигән туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Рабит Батулла өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен. Балаларга аеруча аның маҗаралы әкиятләре ошый. Язучының әкиятләре кычкырып укылды. Аннары балалар әкият персонажларын нинди әкияттән икәнен таныдылар. Батулланың барлык әкиятләре игелек, юмартлык, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт тәрбияли.