Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала... Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате — милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә “Китап битләреннән театр сәхнәсенә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә театр оешу тарихы, театрга хезмәт иткән, анда тормыш асылын һәм мәгънәсен күргән татар театрының күренекле артистлары турында сөйләүче китаплар урын алды. Шулай ук “Якташлар театр сәхнәсендә” дигән буклетлар, спектакль буларак уңышлы куелган матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителде. Айдар авылы китапханәсе барлык теләүчеләрне дә күргәзмә белән танышырга, театрның тылсымлы дөньясына сәяхәт итәргә чакырып кала!