Быел балалар китабы атналыгы – балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, беренче китап бәйрәме Лев Кассиль тарафыннан билгеләнә. 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә язучылар һәм яшь укучылар белән зур очрашу була. Ә 1944 елдан бер көннең аз булуы ачыкланып, Балалар китабы атналыгы туа. Шуны истә тотып, Абде авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры Ф.Т. Абдуллина һәм мәктәп белән берлектә китап күргәзмәсе янында әдәби сәяхәт узды. Яшь укучылар халык әкиятләре буенча сәяхәт кылдылар. Яраткан әкият геройларында кунакта булып уен-викторинада катнашты. Соңыннан рус шагыйрәсе А. Бартоның искиткеч дөньясына күчәләр. А. Бартоның күпчелек шигырьләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган һәм нәкъ менә шулардан баланың беренче китап белән танышуы башлана.