Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү - төп максатларның берсе. Шәригать кануннары кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра. Шул уңайдан 28 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Миләүшә” мәчетендә ”Әдәп, әхлак сагында дин тора” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.