Айдар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Китап патшабикәсенең тылсымлы патшалыгы” дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы оештырылды. Балалар китап патшалыгы буйлап сәяхәт иткәндә «Табышмак буенча әкиятне бел», «Әкият геройларын портретлары буенча таныйбыз», «Сүзне әйтеп бетер!» кебек күңелле конкурсларда катнаштылар, китапларны кычкырып укыдылар. Мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашып вакытларын кызыклы һәм күңелле үткәрделәр.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы дәвам итә, безнең чараларга катнашырга ашыгыгыз һәм дусларыгызны да алып килегез!