Бу вакыйгага багышлап Әбде авылы китапханәсендә мәктәп һәм клуб белән берлектә «Г.-Х. Андерсен геройлары илендә» чарасы узды. Укучылар игътибарына «Г.Х. Андерсен»ның электрон презентациясе тәкъдим ителде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч хикәя тыңлап, бик күп кызыклы фактлар белделәр. Аннары балалар атаклы әкиятче әкиятләре буенча «сәяхәт»кә киттеләр: сорауларга җавап бирделәр, өзекне тыңлап, әкиятнең исемнәрен һәм геройларын ачыкладылар, әкияттәге предметларны белделәр. Чара тәмамлануга балалар яраткан «Старый дом» әкиятен укырга тотындылар.