Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

 Шул истәлекле дата уңаеннан Алан авыл китапханәсендә “Серле чемодан”дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Чарага төрле халыкларның әкиятләреннән торган күргәзмә төзелде һәм балалар, ике командага бүленеп, яраткан әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында алар төрле биремнәрне үтәп,үзләренең тапкырлыкларын,белемнәрен һәм китап белән ни дәрәҗәдә дус булуларын исбатлап бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International