«Бөек педагог — иң күренекле затларның берсе Ризаэтдин Фәхретдин» .

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 4 нче апрель  көнне шундый исемдә башлангыч сыйныф укучылары  өчен тәрбия дәресе үткәрелде.  Фәхретдин– иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул — тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Р. Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International