Сәламәтлек – зур байлык.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Сәламәтлек кешенең үзенә, ул алып барган яшәү рәвешенә бәйле. Шармыш авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе укучыларга сәламәтлек өчен иң дөрес  юлны сайларга ярдәм итүче башлангыч белем алырга ярдәм итте. Күргәзмәдә сәламәтлекне ныгытырга һәм сакларга, матурлык һәм озын гомер серләре, физик активлыкның кеше организмына уңай йогынтысы, дөрес туклануның өстенлекләре турында китаплар күрсәтелде.

Кеше - үз сәламәтлеген тудыручы. Кечкенәдән үк үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Мавыктыргыч рәвештә, балалар сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен өйрәнделәр: көндәлек режимны булдыру, тәнне чыныктыру, дөрес туклану, физик күнегүләр эшләү һ.б. Чарада катнашучылар сәламәтлек өчен  файдалы булган, шулай ук ​​кеше сәламәтлегенә зыян китерүче гадәтләрне әйтеп уздылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, халык мәкальләрен искә төшерделәр, кроссворд чиштеләр, шигырь юлларның мәгънәсен тулыландырдылар. «Нарисуй здоровье» уенында балалар үзләренең фантазияләрен күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International