4 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Балалар җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар кайтуы, алар табигатькә күп файда китерүе, корткычларны юк итүе, безне матур сайраулары белән куандыруы хакында белде. Ахырда туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International