2 апрель – Халыкара балалар китабы көне.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Балалар китабы бәйрәмен язучы Лев Кассиль уйлап тапкан. Бу көн очраклы рәвештә генә уйлап чыгарылмаган, чөнки, бу көнне китапханәчеләр укучыларны күп кенә язучылар белән таныштыралар яки киресенчә язучылар укучылар белән очраша. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә китапханә дәресе уздырылды. Китапханәче Газизова Р.Ш.  Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерде һәм укучылар белән искергән китапларга вак ремонт ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International