5 апрель көнне МБГБУ – Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы биология һәм химия укытучыларының «Биология дәресләрендә укучыларга экологик тәрбия бирү» темасына семинары узды. Семинар кысаларында Олы Мишә урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Л.Г. Шәяхмәтова 7 сыйныфта «Кошларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте. Кошларны саклау. Кошчылык.» дигән темага дәрес күрсәтте. Шулай ук сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Семинар ахырында дәрескә анализ ясалды һәм мәгариф бүлеге методисты Г.М. Сәхабиева чыгыш ясады, ул ГИАга әзерлекне анализлады, укытучыларны булачак конкурслар белән таныштырды.
Семинар уңышлы булды, химия һәм биология укытучылары эштә куллану өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.