Балалар китабы атналыгы кысаларында, Айдар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Китап, спорт, уен - УРА!” дип исемләнгән чара уздырды. Китап, уен һәм спорт. Чыннан да, тән өчен спорт, күңел өчен китап, үсеш өчен уен файдалы һәм болар барысы да гармонияле шәхес үсеше өчен мөһим.
Чара «Китап һәм спорт – алга атлыйбыз!» шигаре астында үтте, анда һәр команда төрле станцияләрдә булды. «Спорт» дип аталган беренче станциядә балалар төрле спорт төрләре турында табышмаклар чиште, сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, һәм шулай ук иртәнге зарядка һәм физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләште. «Сәламәтләндерү» станциясендә сәяхәт үз эченә бер урында йөгерү, төрле атрибутлар белән биремнәрне алган төрле күңелле спорт бәйгеләре белән үрелеп барды. Спорт уеннары балаларны үзара якынайтты, берләштерде, беркем дә битараф калмады, катнашучылар үзләренең тизлекләрен, көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карый алды.
Ярышлардан соң балаларны китапханәче “Спортны һәм сәламәтлекне сайла!” дип аталган күргәзмәгә чакырып, китапларга күзәтү үткәрде.
Чара бик кызыклы үтте, барысы да күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды.