Балалар китабы атналыгы беренче тапкыр 80 ел элек, Мәскәүдә Колонналар залында үтә. Бөек Ватан сугышы барган авыр вакытларга карамастан, өлкәннәр балалар өчен матур бәйрәм оештыра алганнар һәм бу бәйрәм традициягә кереп калган. 29 март көнне Алан авыл китапханәсендә балалар бакчасының зурлар группасы балалары белән “Китап - күңел байлыгы” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.Чара бәйрәмнең тарихы белән танышудан башланып китте. Балалар дуслык турында китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныштылар, китапханщче апалары белән бергәләп шигырьләр, әкиятләр укыдыдар һәм әдәби викторинада катнаштылар. Балалар китапханәгә үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр, бәйрәм өчен махсус җыр һәм бию өйрәнеп килгәннәр иде.Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.