Балалар китабы атналыгы - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәшриятчылар һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Казаклар авылы китапханәчесе Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китап бирү пунктында булды. Ул «Гыйлем - күңел күзен ачар, күңелдәге караңгылыкны бетерер» дип исемләнгән чара үткәрде. Яшүсмерләр балалар язучыларының балачагы һәм яшьлеге, ничек аларның балалар әкиятчесе булуы турында белделәр. Балалар: "Әкиятне искә төшер", "Кемнең кем икәнен бел" дигән конкурсларда актив катнаштылар һәм язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.