Казаклар авылы китапханәсе балалар өчен «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде.

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Төрле ярмалардан  казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәм кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International