Китапханә хезмәткәрләре уенда катнашучыларга тылсымлы сүзләр әйтергә һәм әкияттәге келәм-самолетка утырып “Уку утравына” виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мондый утрау барлыгын бары тик укырга яратучылар гына белә. Укучылар Шигырьләр култыгында, Маҗаралар елгасында, хикәяләр Кырында һәм Әкиятләр тавында булдылар. Балаларның белемнәрен тикшерергә түбәндәге конкурс сынаулары ярдәм итте: тасвирлап күрсәтү буенча әдәби персонажны белергә, башкарылган җырдан геройны танырга, әкияткә кагылышлы берәр мәкаль искә төшерергә. Сәяхәт ахырында уенда катнашучыларны татлы призлар көтә иде.